Татарстан спорт көрәше федерациясе елга йомгак ясады

2025 елның 22 декабре, дүшәмбе

Татарстан спорт көрәше федерациясе башкарма комитеты утырышында 2025 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды, киләсе бишьеллыкка үсеш планнары турында фикер алыштылар һәм алдынгыларны бүләкләделәр.

Утырыш эшендә ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, министрлыкның югары казанышлар спортын үстерү бүлеге башлыгы Раиф Вафин һәм спорт әзерлеге үзәге директоры Альберт Баһаветдинов катнашты.

Утырышта катнашучылар республикада спорт көрәшен үстерүнең төп мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Федерациянең 2025 елгы эшчәнлеге турында мәгълүмат һәм ТР җыелма командаларының баш тренерларының спортчыларның чыгышлары нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлары турында хисаплары тыңланды. Утырышта киләсе елга спорт көрәше буенча спорт-массакүләм чараларның календарь планнары, шулай ук «2026-2030 елларга Татарстан Республикасында спорт көрәшен үстерү»программасы расланды.

Чара кысаларында бүләкләү тантанасы узды. Спорт көрәшен үстерүгә керткән өлешләре өчен ТР Спорт көрәше Федерациясеннән һәм Татарстан Республикасы спорт министрлыгыннан Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Ел йомгаклары буенча Татарстан көрәшчеләренең бөтенроссия һәм халыкара ярышларда уңышлары билгеләп үтелде. 2025 елда республикадан 29 спортчы Россиянең җыелма командалары составына кертелде. Матди-техник база шактый ныгыды: муниципаль спорт мәктәпләренә яңа көрәш келәмнәре һәм манекеннары җибәрелде, республика җыелма командалары өчен спорт формасы сатып алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International