Ютазы районында хезмәт коллективлары арасында ГТО фестивале узды

2025 елның 22 декабре, дүшәмбе

Районның дүрт предприятиесеннән 40 тан артык хезмәткәр «Олимп» спорт мәктәбендә «Хезмәткә һәм оборонага әзер»ВФСК нормативларын тапшырды.

20 декабрьдә Ютазы муниципаль районының«Олимп» спорт мәктәбе базасында ВФСК ГТО тестлаштыру үзәгендә хезмәт коллективлары арасында фестиваль узды. Чарада дүрт предприятие командалары катнашты: «Ютазы элеваторы», «Волма», «Электросоединитель» һәм «Гармония». Катнашучыларның яше 18 яшьтән 64 яшькә кадәр.

Катнашучылар йөгерү, көч һәм гимнастика күнегүләре буенча ГТО комплексы нормативларын тапшырдылар, шулай ук команда эстафетасында катнаштылар. Эстафета йомгаклары буенча беренче урынны «Волма» командасы алды, икенче урында — «Электросоединитель», өченче урында — «Ютазы элеваторы». «Гармония» командасы «җиңүгә омтылыш өчен»призын алды.

"ГТОда күңелле һәм яхшы икән. Аралашырга, уртак темалар табарга, башкаларның әзерлеге турында белергә була. Бер дулкында булу бик шәп!"- дип уртаклашты фестивальдә катнашучыларның берсе.

Чара «Россия спорты " дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында узды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International