Балалар Яңа елны Динамо телендә каршыладылар

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе

23 декабрьдә Казанның «Динамо» спорткомплексында Яңа ел бәйрәме – «Яңа елны динамоларча каршы алабыз»узды. Чыршы янындагы Динамо карнавалында, Яңа ел чараларында 600гә якын бала катнашты. Алар арасында Динамо спорт секцияләре һәм мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр, Динамо спортчыларының, тренерларының һәм хезмәткәрләренең балалары һәм оныклары бар.

Барлык спортчылар, Динамо хәрәкәте ветераннары һәм чараны оештыручылар исеменнән балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән Татарстан Республикасы «Динамо» җәмгыяте рәисенең беренче урынбасары эчке хезмәт полковнигы Салават Гайсин котлады.

Бәйрәм вакытында балалар Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә яңа ел чыршысы тирәсендә җырлар җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, спорт-күңел ачу конкурсларында, викториналарда һәм эстафеталарда катнаштылар. Карнавал программасын нәфис гимнастика буенча балалар коллективыннан яшь динамочыларның, дзюдо, тхэквондо һәм ушу секциясендә тәрбияләнүчеләрнең күрсәтмә чыгышлары бизәде.

Яңа ел тамашасы тәмамланганнан соң, карнавалда, бәйрәм ярышларында һәм акцияләрдә катнашучыларның барысына да илнең әйдәп баручы спорт җәмгыяте - Татарстан Республикасының «Динамо» җәмгыятеннән татлы бүләкләр һәм истәлекле сувенирлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International