Татарстан йөзүчеләре Санкт-Петербургта Владимир Сальников кубогында дүрт медаль яулады

2025 елның 21 декабре, якшәмбе

Андрей Минаков һәм Анастасия Колпакова республика җыелмасына халыкара турнирда бер алтын һәм өч бронза медаль китерделәр.

19-20 декабрьдә Санкт-Петербургта Йөзү буенча«Владимир Сальников кубогы»XIX Халыкара турниры узды. Ярышларда Россиядән һәм 15 чит илдән 300дән артык иң көчле йөзүче катнашты. Татарстан спортчылары дүрт медаль яулады.

Андрей инаков баттерфляй белән 100 метр дистанциядә җиңү яулады. Ирекле стиль белән йөз метрлы дистанциядә ул өченче урынны алды. Анастасия Колпакова ирекле стиль белән 200 һәм 400 метр дистанцияләрдә бронза призер булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International