Михаил Казелин ир-атлар арасында 1000 метрга йөгерүдә өченче урынны алды.
20-23 декабрьдә «Коломна» тимераякта шуу үзәгендә аерым дистанцияләрдә тимераякта шуу буенча Россия чемпионаты узды. Ярышларда илнең иң көчле спортчылары катнашты.
Татарстаннан тимераякта йөгерүче Михаил Казелин ир-атлар арасында 1000 метр дистанциядә 1 минут 9,57 секунд нәтиҗә күрсәтеп, бронза медаль яулады. Республиканың тагын бер вәкиле Тимур Карамов шул ук дисциплинада 1:10,96 белән 12 нче урынны алды.