Хәлил Шәйхетдинов Яшел Үзәндә Маяк спорткомплексында булды

2025 елның 23 декабре, сишәмбе

Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов спорт комплексы эшчәнлеге белән танышты: спорт залларын, кунакханә, ашханә һәм тернәкләндерү үзәген карады.

Авыр атлетика, чирәмдәге хоккей һәм чаңгы ярышлары буенча җыелма командаларның тренировка процессына аерым игътибар бирелде. Хәлил Хәмит улы дәресләрне оештыруны һәм спортчыларны әзерләү методикасын җентекләп өйрәнде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча үсешнең өстенлекле планнары турында фикер алыштылар. Хәлил Хәмит улы спорт комплексы эшен тагын да камилләштерү буенча максатчан күрсәтмәләр бирде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге эш сәфәре һәм спорт инфраструктурасын үстерүгә игътибар «Россия спорты»дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Аның төп максаты-балалар һәм яшьләр арасында спортны һәм физик культураны популярлаштыру, шулай ук югары класслы спортчыларны әзерләү өчен барлык кирәкле шартларны тудыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International