Татарстанның «Динамо» командасыннан Марта Мартьянова хатын-кызлар арасында рапирада фехтование буенча шәхси беренчелектә рәттән өченче тапкыр Россия Кубогын яулады.
Кичә Смоленскида узган ил Кубогының финал сугышында ул Башкортстаннан Аделина Заһидуллинаны җиңде. Исегезгә төшерәбез, җыелма команда составындагы ике спортчы бергә «Токио-2020»Олимпия уеннарында мактау пьедесталының югары баскычына күтәрелде. Россия Кубогының бронза медальләре Анастасия Иванова (Башкортстан) һәм Виталина Анащенкова (Курск өлкәсе) булды.
Марта Мартьянова-Казан шәһәренең фехтование буенча РСШОР тәрбияләнүчесе. Олимпия чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры Артур Әхмәтхуҗинда шөгыльләнә.
Мартьянова медале – Татарстанның Динамо командасы өчен Россия Кубогында икенче Медаль. Берничә көн элек ир-атлар арасында шәхси беренчелектә бронза медальне Марк мекешкин яулаган иде.
Рапирачыларны Россия фехтование Федерациясенең ярышларны оештыру һәм үткәрү буенча баш белгече Павел Соловьев, халыкара категорияле судья, Россиянең Мактаулы судьясы, ярышларның баш судьясы Раил Нәгыймов һәм Рапирада фехтование буенча Россия хатын-кызлар җыелма командасының өлкән тренеры, Олимпия уеннарының бронза призеры, Россиянең атказанган тренеры Руслан Насыйбуллин бүләкләде.
Бүген Россия Кубогында йомгаклау ярышлары узачак. Медальләр өчен рапирачыларның хатын-кызлар командалары көрәшәчәк.