Россия гроссмейстеры Владислав Артемьев Дохада (Катар) узган Рапид буенча дөнья чемпионатында икенче булды. 13 тур нәтиҗәләре буенча ул 9,5 очко җыйган.
Норвегия шахматчысы Магнус Карлсен 10,5 очко җыеп, алтынчы тапкыр тиз шахмат буенча дөнья чемпионы булды. Кичәге көннән соң норвегияле Владислав Артемьевтан һәм америкалы Ханс ниманннан ярты очкога артта калды. Турнирда бердәнбер җиңелүне Карлсен Артемьевтан кичерде.
28 декабрьдә Рапид буенча дөнья чемпионаты тәмамланды. 29 һәм 30 декабрьдә блиц буенча турнир узачак.