Бөгелмәдә халыкара класслы спорт мастеры, СССР чемпионы Рузалин Бакиев призына чаңгы ярышлары тәмамланды. Ике көн дәвамында 2010-2013 елгы яшь спортчылар ирекле һәм классик стильдә шәхси узышларда, шулай ук эзәрлекләү узышларында көч сынаштылар. Ярышлар нәтиҗәләре буенча шәхси һәм команда зачетында җиңүчеләр ачыкланды.
2012-2013 елгы кызлар арасында ирекле стиль белән шәхси ярышта Агерҗедән Юлия Соловьева җиңү яулады. Шул ук яшьтәге егетләр арасында Бөгелмәдән Александр Расторгуев иң яхшысы булды. 2010-2011 елгы категориядә кызлар арасында беренче урынны Яр Чаллыдан Мария Прибыткова алды, егетләр арасында шулай ук Яр Чаллыдан Григорий Аношенков та бар иде.
2012-13 елгы кызлар арасында классик стильдә узышта Яр Чаллыдан Зарина Ризвана беренче булып финишка килде. Егетләр арасында бу дисциплинада Яр Чаллыдан Юрий Зубарев җиңү яулады. Эзәрлекләү ярышында (персьют) 2010-11 елгы кызлар арасында классик стильдә Мария Прибыткова, егетләр арасында Григорий Аношенков беренче булды.
Шәһәрләр арасында команда зачетында 1472 очко җыеп, Яр Чаллы командасы беренче урынны алды. Икенче урында-Казан (1130 очко), өченче урында – Түбән Кама (992 очко). Муниципаль районнар арасында 835 балл җыеп, Сарман районы алда бара, икенче урында-Кукмара районы (728 балл), өченче урында – Балтач районы (522 балл).