Казанда иң яшь спортчылар өчен яңа ел гандбол турниры уза

2025 елның 28 декабре, якшәмбе

2013-2019 елгы спортчылар арасында гандбол буенча балалар турниры «Зилант» клубы һәм ТР Гандбол федерациясе тарафыннан Айрат Хәсәншин ярдәме белән оештырылды.
Бүген Казанда балаларның «гандбол буенча яңа ел турниры»уза. Ярышларда 2013-2019 елгы яшь спортчылар катнаша.
Чара «Зилант» гандбол клубы һәм Татарстан Республикасы Гандбол федерациясе тарафыннан Айрат Хәсәншин ярдәмендә оештырылды. Оештыручылар республикада балалар гандболын үстерү белән шөгыльләнүче тренерлар Аделина Әхмәтова, Әлфия Попова, Валерия Елистратова һәм Максим Салиховка рәхмәтләрен белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International