18 гыйнварда Казанда ушу буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге узачак. Турнирлар федераль округ дәрәҗәсендәге ярышларга сайлап алу булачак.
Бу якшәмбедә «Бокс һәм өстәл тенисы үзәге» спорт комплексына Казан һәм Яшел Үзәннән 150 дән артык спортчы җыелачак. Җиңүчеләр 31 гыйнвардан 4 февральгә кадәр Пермьдә узачак ушу буенча Идел буе федераль округы чемпионатында һәм беренчелегендә катнаша алачак.