Бүген Татарстанның беренче Президенты һәм республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев үзенең туган көнен билгеләп үтә.
Минтимер Шәрип улы җитәкчелеге Татарстанның беренче президенты вазыйфасында республика тормышының барлык өлкәләрен, шул исәптән физик культура һәм спортны үстерүгә ныклы нигез салды. Ә тереклек энергиясе, зирәклек һәм туган җиргә тугрылык безнең өчен үрнәк булып тора.
Татарстан Республикасы спорт министрлыгы Минтимер Шәймиевне чын күңелдән туган көне белән котлый, ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм иминлек тели!