Ульяновскта 20 һәм 23 яшькә кадәрге спортчылар арасында җиңел атлетика буенча Идел буе федераль округы беренчелеге тәмамланды. Тренер Майя Носова тәрбияләнүчеләре дүрт медаль яулады.
Родион Севастьянов озынлыкка сикерүдә 7,64 метр нәтиҗә белән җиңүче булды. Лилия Әхмәтгәрәева өчле сикерүдә 12,60 метр нәтиҗә күрсәтеп, алтын медаль яулады. Данил Чухнин Татарстан Республикасы җыелма командасы составында 400 метр дистанциядә көмеш һәм 4×400 метр эстафетада алтын медаль яулады.
Тренер Нәфисә Сәйфиева да уңышлы чыгыш ясады.
Яна Угольникова озынлыкка сикерүдә (5,91 м) җиңүче булды, шулай ук 8,63 с вакыт күрсәтеп, 60 м киртәләр белән йөгерүдә икенче урынны алды.