Азнакайда 200дән артык укучы «Чатыр Тау арена»да ГТО нормативларын тапшырган

2026 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

2026 елның 21 гыйнварында Азнакай шәһәренең «Чатыр Тау арена» спорт комплексында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын кабул итүнең чираттагы этабы булып узды. Чарада Азнакай муниципаль районының шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән 200дән артык укучы катнашты.

Яшь спортчылар түбәндәге сынауларда (тестларда)үзләренең көчен, сыгылмалылыгын, чыдамлыгын һәм төгәллеген күрсәттеләр:

· Урыннан озынлыкка сикерү;
· Яткан килеш кулларны бөкләү һәм җәю (отжимание);
· Гимнастика эскәмиясендә алга авыш;
· Биек аркылы күтәрү;
* Гәүдәне аркада яткан килеш күтәрү;
· Электрон коралдан ату.

Чара «Россия спорты» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә һәм балалар һәм яшьләр арасында спортны һәм физик культураны популярлаштыруга, аларның сәламәтлеген ныгытуга, шулай ук үсеп килүче буынны системалы рәвештә физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

ГТО нормативларын уңышлы тапшыру-аерымлык билгеләре алу гына түгел, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруда, максатчанлык һәм көндәшлек рухы тәрбияләүдә мөһим адым да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International