29 гыйнварда Казанда Татарстан Республикасының «Динамо» иҗтимагый-дәүләт физкультура-спорт берләшмәсе оешуга 100 ел тулуга багышланган тантаналы чара узачак.
Чарада республиканың һәм «Динамо» җәмгыятенең беренче затлары, шул исәптән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм «Динамо» бөтенроссия җәмгыяте рәисе Анатолий Гулевский катнашачак.
Юбилей кичәсенә Татарстанның атаклы спортчылары-Олимпия чемпионнары, Олимпия уеннары призерлары, Россиянең атказанган тренерлары һәм әйдәп баручы белгечләр җыелачак:
– Олимпия чемпионнары Наилә Гыйләҗева, Валентина Никонова, Марта Мартьянова (фехтование), Николай Колесников (авыр атлетика), Гөлнара Галкина-Сәмитова (җиңел атлетика), олимпия уеннары призерлары Максим Вылегжанин, Евгений Дементьев, Андрей Льков (чаңгы ярышы), Максим Михайлов, Екатерина Гамова (волейбол), Анастасия Колесникова (спорт гимнастикасы)), Светлана Демина, Василий Мосин (стендка ату),
- Россиянең атказанган тренерлары Татьяна Покровская (синхрон йөзү), Ильга Павлова (җиңел атлетика), Николай Капитонов (авыр атлетика), Сергей Демин (стендта ату), Владимир Алекно (волейбол), Араик Маргарян (чирәмдәге хоккей), Фәрит Хәсәнов, Илдар Шәймәрданов (фехтование),
- «Динамо» ның әйдәп баручы тренерлары, ТРның атказанган физик культура хезмәткәрләре Павел Калашкин (регби), Вячеслав Колотовкин (аквабайк), Адель Зәйнетдинов (бокс), Екатерина Лузганова (ядрә белән ату)
Татарстан башкаласына кунакка шулай ук башка регионнардан танылган клубташлары киләчәк, мәсәлән, синхрон йөзү буенча өч тапкыр олимпия чемпионы Мария Киселева һәм бокс буенча дөнья чемпионы, Мәскәүдән Россия Дәүләт Думасы депутаты Николай Валуев, Ульяновск, Калуга, Удмуртия, Чувашия, Башкортостан, Екатеринбург, Пермь, Санкт – Петербург, Мәскәү өлкәсеннән «Динамо» җәмгыятенең төбәк оешмалары җитәкчеләре., шулай ук «Динамо» чит ил оешмалары вәкилләре – Беларусь Республикасыннан, Таҗикстаннан, Казахстаннан.
Кунаклар өчен театр фойесында ТР «Динамо» тарих музее фондларыннан тарихи экспонатлар һәм спорт казанышлары күргәзмәсе оештырылачак. Кичә Россиянең халык артисты Олег Газмановның концерт программасы белән тәмамланачак.