Казанда профессор Алексей Талантов истәлегенә ветераннар арасында волейбол турниры тәмамланды

2026 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«КАИ-ОЛИМП» спорт комплексында Россия Федерациясенең атказанган фән һәм техника эшлеклесе, Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ профессоры Алексей Васильевич Талантов истәлегенә багышланган ветераннар арасында традицион волейбол турниры узды. Ярышлар ике яшь категориясендә үткәрелде.

65 яшьтән өлкәнрәк ветераннар арасындагы турнирда Яр Чаллының «Динамо-КАМАЗ» командасы җиңү яулады. Икенче урынны Мәскәү авиация институты ветераннары алды. Өченче урынны Казанның «КУБА»ветераннар җыелма командасы яулады.

50 яшьтән өлкәнрәкләр арасында беренче урынны Алексей Талантовның туганнары кергән «РОДНЯ» командасы алды. Турнирның көмешен КАИ ветераннары командасы яулады. Бронза медальләр «КАИ-2000»командасына эләкте.

Ярышларны ачу тантанасы КНИТУ-КАИның атказанган профессоры Ринат Йосыпов, МАИ профессоры, КАИны тәмамлаган Анатолий Кретов һәм Татарстан Республикасы Волейбол федерациясенең башкарма директоры Мансур Кәримов катнашында узды.

Һәр яшь категориясендә җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар белән бүләкләнделәр. Турнирда катнашучыларның барысы да истәлекле медальләр алды. Шулай ук ярышлар йомгаклары буенча иң яхшы уенчыларга махсус призлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International