Татарстан чаңгычылары Сыктывкардагы Россия Кубогы этабында ир-атлар спринтында пьедесталны тулысынча яуладылар

2026 елның 23 гыйнвары, җомга

Сыктывкарда чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының VII этабы старт алды. Ярышларның беренче көнендә Татарстан Республикасы спортчылары, классик стильдә ир-атлар спринтында мактау пьедесталын тулысынча яулап, ышанычлы җиңү яуладылар. Алтын медальгә Иван Горбунов, көмеш медальгә Сергей Ардашев, бронза медальгә Владислав Осипов лаек булды. Шулай ук хатын-кызлар спринтында көмеш призер булган Сергга Сергеева да югары нәтиҗә күрсәтте.

Ярышлар 24 һәм 25 гыйнварда дәвам итәчәк. Шимбә программасында-хатын-кызлар арасында классик стильдә 10 чакрымга һәм ир-атлар арасында 15 чакрымга узышлар. Якшәмбе көнне спортчылар ирекле стиль белән команда спринтында чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International