19 гыйнварда Чиләбе өлкәсенең Миасс шәһәрендәге «Кояшлы Үзән» тау чаңгысы курортында «слоуп-стайл»олимпия дисциплинасында сноуборд буенча Россия Кубогының сезонның икенче этабы узды. Ярышларда илнең әйдәп баручы сноубордчылары катнашты.
Татарстан Республикасы вәкиле Владислав Хадарин югары нәтиҗә күрсәтеп, бронза медаль яулады. Финалда ул ике омтылышның иң яхшысы өчен 81,44 балл җыйды. Ир-атлар ярышларында Мәскәүдән Ярослав Ленчевский җиңү яулады (88,40 балл), көмеш медаль иясе-Мурманск өлкәсеннән Никита Абозовик (83,28 балл).