Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә 20-22 гыйнвар көннәрендә 24 яшькә кадәрге спортчылар арасында самбо буенча Россия беренчелеге узды. Ярышларда илнең төрле төбәкләреннән 350 дән артык спортчы катнашты. Турнир Халыкара ярышларда катнашу өчен Россия җыелма командасын формалаштыру өчен сайлап алу турниры булды.
Әлеге яшь категориясендәге Россия беренчелеге программасына беренче мәртәбә самбо буенча ярышлар кертелде, бу яшь спортчыларның ярышлар практикасын киңәйтә.
Татарстан Республикасы спортчылары ике бүләк яулап, югары нәтиҗәләргә ирештеләр. 54 кг га кадәр авырлык категориясендә алтын медальне Эмин Әмирханов яулады. 88 кг га кадәр авырлык категориясендә бронза медальне Илья Алексеев алды.