2026 елның 18-25 гыйнварында Оренбургта өстәл теннисы буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узды. Бу сезонда ярышлар тарихында беренче тапкыр медальләр катнаш команда разрядында уйнатылды.
Татарстан Республикасы җыелма командасы көмеш медальләр яулады. Финал матчында Татарстан командасы Түбән Новгород өлкәсе җыелма командасына 6:8 исәбе белән оттырды.
Татарстан Республикасыннан көмеш призерлар составына Данила Травин, Айнур Сабиров, Николай Фролов, Гадел Вәлимөхәммәтов, Екатерина Зиронова, Светлана Кудряшова, Елена Абаимова, Светлана Нартова керде.
Чемпионатның бронза медальләрен Оренбург өлкәсе һәм Башкортостан Республикасы командалары бүлеште.