Татарстан спортчылары 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында дзюдо буенча Идел буе федераль округы Беренчелегендә 11 медаль яулады

2026 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

Оренбургта «Оренбургье» спорт комплексы базасында 22-24 гыйнвар көннәрендә 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында дзюдо буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды. Ярышларда Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән 488 спортчы катнашты. Турнирның җиңүчеләре һәм призерлары булачак Россия беренчелегендә округ исеменнән чыгыш ясау хокукына ия булдылар.

Татарстан Республикасы җыелма командасы, төрле дәрәҗәдәге 11 бүләк яулап, югары нәтиҗә күрсәтте.

Идел буе федераль округы Беренчелегендә Арсений ширканов (в/к 90 кг) һәм Карина Матвеева (в/к 48 кг) җиңделәр. Көмеш медальгә Ризвонуддин Садуллоев лаек булды (90 кг га кадәр). Турнирның бронза медальләре: Ришат Гатиатулин (66 кг/да), Евгений Голубкин (90+ кг/да), Варвара Омелина (63 кг/да), Александра Сабанова (70 кг/да), Әмирхан Мәхмүтов (55 кг/да), Сәадәт Озкар (40 кг/да) Самира Касыймова (40 кг/да), Кения Чернова (В/к 52 кг).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International