Татарстан дзюдочысы Адам Цечоев Мароккода халыкара турнирда көмеш медаль яулады

2026 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

25 гыйнварда Касабланкада (Марокко) дзюдо буенча сезонда беренче халыкара турнир – ачык Африка Кубогы узды. Ярышларда 42 илдән 325 спортчы катнашты, 14 комплект медаль уйнатылды. Россия җыелма командасы гомуми медаль зачетында 18 медаль яулап, ышанычлы җиңү яулады.

90 кг га кадәр авырлык категориясендә мактау пьедесталын Россия дзюдочылары яулады. Бу категориядә көмеш медальне Татарстан Республикасы вәкиле Адам Цечоев яулады.

Турнир нәтиҗәләре буенча Россия командасы 8 алтын, 4 көмеш һәм 6 бронза медаль яулады. Медаль зачетында икенче урынны – Тунис җыелмасы, өченче урынны Бөекбритания командасы алды. Исегезгә төшерәбез, 2025 елның ноябреннән Россия спортчылары халыкара ярышларда милли символика белән чыгыш ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International