25 гыйнварда Пермь краеның Чайковский шәһәрендә «Снежинка» кышкы спорт төрләре буенча федераль әзерлек үзәге базасында 15-19 яшьлек яшүсмерләр арасында икебәйге буенча Россия беренчелеге кысаларында команда ярышлары узды. 4×5 км эстафетасында илнең иң көчле яшь спортчылары катнашты.
Никита Жданов, Денис Вацков, Аскар Шәйдуллин һәм Рузаль Яппаров составындагы Татарстан командасы югары нәтиҗә күрсәтеп, бронза медаль яулады.
Эстафетаның җиңүчесе булып Санкт-Петербургның беренче командасы танылды. Икенче урынны Свердловск өлкәсе җыелма командасы алды.