Татарстанның яшь дзюдочылары Ковровта узган Бөтенроссия ярышларында өч медаль яулады

2026 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

Владимир өлкәсенең Ковров шәһәрендә 23-26 гыйнвар көннәрендә РФ Атказанган физик культура хезмәткәре Сергей Михайлович Рыбин истәлегенә 15 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында дзюдо буенча XIV Бөтенроссия ярышлары узды. Турнир әлеге яшь категориясендә Россия беренчелегенә сайлап алу турниры булып тора. Ярышларда илнең дүрт федераль округының 21 төбәгеннән 370тән артык спортчы катнашты.

Татарстан Республикасы җыелма командасы, өч бүләк яулап, югары нәтиҗә күрсәтте. 50 килограммга кадәр авырлык категориясендә Эмиль Сибгатуллин һәм 63 килограммнан артык авырлык категориясендә Маргарита Катермина турнир чемпионнары булдылар. 52 килограммга кадәр авырлык категориясендә Арина Дмитриева бронза медаль яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International