2026 елның 9-11 гыйнварында Мәскәү өлкәсенең Электросталь шәһәрендә индорхоккей (залдагы хоккей) буенча балалар турниры узды. Ярышларда Татарстан Республикасының яшь спортчылары катнашты, алар югары нәтиҗәләр күрсәтеп, дүрт медаль яуладылар.
Тренер Людмила Юшкова җитәкчелегендәге 2014-2015 елгы кызлар командасы турнирда җиңеп, чемпион булдылар. Радик Сабитов тренерлык иткән 2016-2017 елгы кызлар командасы көмеш медальләр яулады.
Малайлар арасында Татарстаннан ике команда көмеш медаль алды: тренеры Денис Фадеев җитәкчелегендәге 2014-2015 елгы спортчылар һәм Алексей Майоров тренерлык иткән 2016 елгы һәм кечерәк спортчылар.
Турнир нәтиҗәләре буенча иң яхшы уенчылар билгеләнде. Малайлар арасында иң яхшы сакчы исемен Фаддей Платунов алды, Иң яхшы һөҗүмче исемен – Егор Ильичев, турнирның иң яхшы уенчысы дип Владислав Климин танылды. Кызлар арасында иң яхшы һөҗүмче Ева Хәлиуллова булды, турнирның иң яхшы уенчысы – Калерия Борисова.