Чаңгы ярышлары буенча Россия укучылары спартакиадасының икенче этабында Кирово-Чепецкида 17-18 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында ирекле стильдә спринт ярышлары узды.
Татарстан чаңгычысы Тимур Шакирҗанов көмеш медаль яулап, югары нәтиҗә күрсәтте. Узышта Удмуртия Республикасыннан Дмитрий Дементьев җиңү яулады, шулай ук Удмуртиядән Георгий Филатов бронза медаль алды.
Татарстанның башка чаңгычы егетләре арасында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр: Кирилл Андреев — 8 нче, Ярослав Балуев — 10 нчы, Андрей Ошев — 14 нче, Азим Фәйзетдинов-28 нче. Кызлар ярышында урыннар түбәндәгечә бүленде: Дарина Медведева — 10 урын, Полина Сташкевич — 14 урын, Дарья Мерзлякова — 15 урын, Анастасия Калинина — 16 урын, Ульяна Кудашкина — 37 урын.