Татарстанда чаңгы узышлары буенча Россия ФосАгро Кубогының VI этабы уңышлы тәмамланды

2026 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе

2026 елның 15-18 гыйнварында Татарстан Республикасында «Мирный» чаңгы-биатлон комплексында чаңгы узышлары буенча Россия ФосАгро Кубогының VI этабы узды. Ярышларда Россия Федерациясенең 32 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан 230 дан артык спортчы катнашты.

Чара Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппаратының оештыру ярдәме һәм координациясе белән үткәрелде. Экстремизмны һәм террорчылыкны кисәтү максатларында спорт трассасының бөтен буенда медиафасадларда тиешле юнәлештәге видеороликлар трансляцияләнде.

Ярышларда илнең иң көчле чаңгычылары, шул исәптән Олимпия чемпионнары Александр Большунов, Алексей Червоткин, Денис Спицов, Юлия Ступак, Вероника Степанова һәм Татьяна Сорина катнашты. Татарстан Республикасыннан югары дәрәҗәдә Анастасия Фалеева, Иван Горбунов, Сергей Ардашев һәм башка спортчылар чыгыш ясады.

Ярышлар программасына ирекле стиль белән 10 км (хатын-кызлар) һәм 15 км (ир-атлар) га узышлар, классик стиль белән спринт һәм 10+10 км скиатлон кертелгән иде.тамашачылар өчен бай мәдәни-күңел ачу программасы әзерләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International