Ижауда ядрә белән ату буенча Россия чемпионаты дәвам итә. Хатын-кызлар арасында команда зачетында ВП-90 күнегүендә Татарстан Республикасы җыелма командасы чемпион титулын яулады.
Команда составында алтын медальләрне ядрә һәм стендка ату буенча Динамо республика олимпия резервы спорт мәктәбеннән Екатерина Лузганова, Айгөл Хәбибуллина һәм Алинә Лукашенко яулады.
Финал зачетында Татарстан спортчылары Мәскәү өлкәсе командасын 16:4 исәбе белән җиңеп, югары техника, чыдамлык һәм бердәм команда эшен күрсәттеләр.
Бу уңыш спортчы кызларның һәм аларның тренерлык штабының системалы әзерлеге һәм үҗәт күнегүләре нәтиҗәсе булды. Абруйлы дисциплинада Җиңү Татарстан Республикасында ату спортының югары дәрәҗәдә үсеш алуын раслый.