Елның 30-31 гыйнварында Самара шәһәрендә «СОК» тау чаңгысы комплексы битләвендә тау чаңгысы спорты буенча «Петряков Николай Павлович призы»VI Балалар ярышлары узды. Турнирда Россиянең 13 шәһәреннән һәм төбәгеннән, Казанны да кертеп, яшь спортчылар катнашты.
Ярышларның үзенчәлеге – 6 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге биш яшь категориясендәге тау чаңгычыларының катнашуы, бу спортчылар арасында тәҗрибә уртаклашуга ярдәм итте. Ике көн дәвамында катнашучылар шәхси һәм команда зачетларында ике дисциплинада: гигант слалом һәм махсус слалом буенча ярыштылар.
Ярышларның беренче көнендә, 30 гыйнварда, «слалом-гигант» дисциплинасында Татарстан Республикасы вәкилләре аерылып торды. Кызлар арасында беренче урынны һәм алтын медальне Виолетта Гайфуллина яулады. Малайлар арасында Даниил Саригаскаров бронза медаль алды.
Турнир кысаларында шәхси беренчелектә барлыгы 60 призлы урын һәм команда зачетында 5 кубок уйнатылды. Яшь тау чаңгычыларын һәм аларның тренерларын төбәкара ярышларда уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз.