Татарстан яшүсмерләре чаңгыда икебәйге буенча Россия беренчелегендә эстафетада бронза медальләр яуладылар

2026 елның 2 феврале, дүшәмбе

Чайковскийда (Пермь крае) 15-17 яшьлек егетләр арасында икебәйге буенча Россия беренчелеге кысаларында команда ярышлары тәмамланды. Ярышлар 4х5 км эстафета форматында к95 трамплинында һәм «Снежинка»федераль әзерлек үзәге базасында чаңгы трассасында узды.

Илья хитин, Әскәр Шәйдуллин, Тимур Кузикин һәм Рүзәл Яппаров составындагы Татарстан командасы югары нәтиҗә күрсәтеп, бронза медаль яулады.

Ярышларда Санкт-Петербург командасы җиңү яулады. Икенче урынны Свердловск өлкәсе җыелма командасы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International