Казанга киокусинкай буенча ИФО чемпионатына 8 төбәктән 420 спортчы килде

2026 елның 3 феврале, сишәмбе

Казанда «Бустан» спорт комплексы базасында киокусинкай буенча Идел буе округы чемпионаты һәм Беренчелеге тәмамланды. Татарстан башкаласында беренче тапкыр узган чара «Время выбрало нас»спорт-патриотик фестивале белән берлектә оештырылды.

Ярышларда Идел буе федераль округының сигез төбәгеннән: Татарстан һәм Башкортостан Республикаларыннан, Пермь краеннан, Түбән Новгород, Пенза, Самара, Оренбург һәм Киров өлкәләреннән 420 спортчы катнашты. 73 авырлык һәм яшь категориясендә 73 комплект медаль уйнатылды. Кайбер өлкән спортчылар өчен турнир спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәү һәм Бөтенроссия стартларына сайлап алу мөмкинлеге бирде.

Вакыйга спорт ягыннан гына түгел, ә социаль-патриотик яктан да булды. «Время выбрало нас» фонды директоры Артур Закиров билгеләп үткәнчә, фестиваль традицион кыйммәтләрне — патриотизмны, рух көчен һәм тарихи хәтерне саклауны үстерүгә юнәлдерелгән. Аның кысаларында һәлак булган сугышчыларга багышланган махсус хәрби операциядә катнашучы Юлия Толстоусова картиналары күргәзмәсе күрсәтелде.

Татарстан Республикасы киокусинкай федерациясе директоры Александр Федагин ассызыклаганча, спорт турнирының фестиваль программасы белән интеграциясе чараны югары оештыру дәрәҗәсендә уздырырга, аның масштабын һәм җәмәгать резонансын тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International