28-30 гыйнвар көннәрендә Казанда 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды. Татарстан Республикасы спортчылары, төрле дәрәҗәдәге тугыз бүләк яулап, югары команда нәтиҗәсе күрсәттеләр.
Идел буе федераль округы чемпионы исеменә өч көрәшче лаек булды. Үз үлчәү категорияләрендә Рәхим Магамадов (Әлмәт шәһәре, 67 кг/да), Владислав Бырля (КазУОР, 72 кг/да) һәм Тимофей Смирнов (КазУОР, 77 кг/да) җиңү яуладылар.
Көмеш медальләрне Рәлиф Галиев (Әлмәт шәһәре, 67 кг/га) һәм Билал Арсамерзаев (Әлмәт шәһәре, 72 кг/га) яуладылар.
Ярышларда Эрик Сөләйманов (Казан шәһәре, 55 кг/га), Эдуард Хәбибуллин (Казан шәһәре, 77 кг/га), Камил Галимов (Әлмәт шәһәре, 72 кг/га) һәм Егор Егимов (КазУОР, 130 кг/га) бронза медальгә лаек булдылар.