2025 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы спорт министрлыгының коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы

2026 елның 4 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы спорт министрлыгында 2025 ел нәтиҗәләре буенча Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды.

Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр:
«2025 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасында дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру турында аналитик күзәтү турында» доклады белән б.р. Кадыйров чыгыш ясады. 

Хисап чорында норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру эшенең торышы турында Р.Р. Дияров сөйләде. 

2025 ел йомгаклары буенча башкарылган сатып алуларга, шулай ук төзелгән граждан-хокук шартнамәләренә һәм дәүләт контрактларына анализ белән Ф.Г. Таһирова чыгыш ясады. 

2025 елда Татарстан Республикасы спорт министрлыгында коррупциягә каршы эш буенча йомгаклау мәгълүматын г.м. Сәлахова җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International