Авыр атлет Зөлфәт Гәрәев Россия беренчелегендә җиңде

2026 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан спортчысы Зөлфәт Гәрәев Авыр атлетика буенча Россия Кубогында алтын медаль яулады. 73 килограммга кадәр авырлык категориясендә ул, ике төр ярышта 312 килограмм күтәреп, иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Ярышлар 3 февральдән 7 февральгә кадәр Люберцы шәһәрендә уза.

Яр Чаллының «Төзүче» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Зөлфәт Гәрәев бик яхшы техника һәм көч күрсәтте. Аның нәтиҗәсенә ике күнегүне ышанычлы башкару нәтиҗәсендә ирешелде: спортчы ыргылуда – 144 килограмм, этеп җибәрүдә 168 килограмм күтәрде. Атлетны әзерләү белән атказанган тренер М.Я. Мадияров җитәкчелек итә.

Әлеге ярышлар 2026 елның апрелендә Батумида (Грузия) узачак Европа чемпионатында катнашу өчен сайлап алу ярышлары булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International