22 февральдә Казанның Спорт сараенда Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Татарстан Геройлары» Хәйрия гала-матчы узачак.
Бу көнне боз аренасында «ТР хоккее легендалары» һәм «Сугышчан туганлык» командалары үзара көч сынашачак, аларның составына хәрби хезмәткәрләр һәм сугышчан хәрәкәтләр ветераннары керәчәк. Матч 20 минутлык ике период форматында узачак.
Гала-матч тамашачылары республиканың атаклы спортчылары Данис Зарипов, Алексей Чупин, Артем Лукоянов, Михвил Глухов һәм башкаларны хоккей формасында кабат күрә алачак. Моннан тыш, матч алдыннан бәйрәм программасы оештырылачак: Татарстан Республикасы камера хоры чыгышы белән ачылу тантанасы, Рөстәм Жиг һәм «СВО хатыннары» коллективы катнашында концерт программасы, аниматорлар һәм аквагрим белән балалар зонасы, кыр кухнясы һәм бүләкләр уйнату.
ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев: "хәрби хезмәткәрләр һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннары, свода катнашучылар белән эшләгәндә, без спорт белән шөгыльләнүгә зур ихтыяҗ күрәбез. Физик активлык, команда рухы, спорт белән мавыгу егетләргә фронт сызыгыннан кайткач яңадан тормышка зәвык тоярга ярдәм итә. «Татарстан Геройлары» Гала-матчы «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында уздырыла, аның төп бурычларының берсе хәрби хәрәкәтләр ветераннарын реабилитацияләү. Без мондый алымны хуплыйбыз һәм спорт хәрәкәтенә мөмкин кадәр күбрәк Яклаучыларыбызны җәлеп итәргә тырышабыз».
Гала-матчны «Халыкара балалар һәм яшьләргә ярдәм хәрәкәте», «Россия казаклыгы» иҗтимагый оешмасы һәм «Ватанны саклаучылар»фонды ярдәмендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Спорт министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы оештыра.