Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия биатлончылар берлеге президенты Виктор Майгуров белән очрашты

2026 елның 4 феврале, чәршәмбе

Төбәктә биатлонны үстерү перспективалары, шулай ук Татарстанда Бөтенроссия дәрәҗәсендәге ярышларны оештыру һәм уздыру мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук ТР Спорт министры Владимир Леонов һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин катнашты.

"Без Татарстанда биатлон үсеше турында фикер алыштык. Заманча чаңгы-биатлон комплексы ачылу белән безнең спортчыларның дәрәҗәсе һәм аларның нәтиҗәләре артуы күренә. Алга таба үсеш телим.

Комплексны Россия чемпионаты һәм Кубогы кебек югары дәрәҗәдәге ярышларны уздыру таләпләренә туры китерү өчен бергәләп карарга килештек. Параллель рәвештә без үзебездә нинди зур чараны кабул итә алуыбызны билгеләү өчен 2027 елга календарьны карыйбыз», – дип билгеләде Владимир Леонов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International