Татарстан ушучылары Пермьдә узган ушу буенча ИФО чемпионатында һәм беренчелегендә 76 медаль яулады

2026 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

1 февральдән 4 февральгә кадәр Пермьдә ушу буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Республика җыелма командасы, өч дисциплина буенча гомумкоманда зачетында призлы урыннар алып, 76 медаль яулады.

Ярышлар йомгаклары буенча Татарстан җыелма командасы исәбендә 21 алтын, 29 көмеш һәм 26 бронза медаль бар. Юнәлешләр буенча гомумкоманда зачетында Татарстан командасы «Юнчунцюань» дисциплинасында беренче урынны, «Кунг-фу традицион ушу» да икенче урынны һәм «ушу-таолу»да өченче урынны алды.

Ярышларны оештыру һәм хөкемдарлыкның югары дәрәҗәсен шулай ук республика вәкилләре тәэмин итте. Судьялар коллегиясе составына Татарстаннан Марат Гыйльфанов, Елизавета Ильина, Камилә Кинзибаева һәм Алена Титова керде.

Команданы Диербек Дуйшабоев, Марат Гыйльфанов, Игорь Мороз, Юрий Тимофеев, Елена Титова һәм Никита Титов Әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International