Чүпрәледә Буыннар элемтәсе турниры: пенсионерлар һәм мәктәп укучылары ничек шахмат уйнадылар

2026 елның 6 феврале, җомга

5 февраль көнне Чүпрәле районы мәдәният йортында шахмат буенча «Буыннар элемтәсе»республика турнирының муниципаль этабы узды.

Турнирда катнашучыларны Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Вилданов, Россия Федерациясе Пенсия фондының Чүпрәле районындагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Роза Гафарова, Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге рәисе Дилүзә Азизова сәламләде.

Әлеге турнирның үзенчәлеге шунда ки, бу чара буыннар элемтәсен колачлады. Турнирны ачып, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Вилданов барлык ветеран пенсионерларга район тормышында актив катнашулары, шахмат кебек спорт төрен популярлаштырулары өчен рәхмәт белдерде, турнирда уңышлар теләде.

Турнирда төрле авыл җирлекләреннән пенсионерлар катнашты. Ярышлар барышында җиңүчеләр билгеләнде.

Хатын-кызлар арасында шахмат буенча Алена Афанасьевага тиңнәр булмады, ул 1 урынны алды. Людмила Афанасьева һәм Зоя Кузнецова 2нче, Равия Вәлиева өченче урынны алдылар.

Ир - атлар арасында Иске Чүпрәле авылыннан Ирфат Вәлиуллин Иң күп балл җыйды һәм 1 нче урынны алды, Леонид Албутов-2 нче, Геннадий Карсаков бронза призер булды.

Укучылар арасында Артем Афанасьев барысыннан да көчлерәк булып чыкты, ул 1 урынны, Дмитрий Черланов 2 урынны, Камил Шаһдәлиев һәм Инзилә Садеева өченче урынны алдылар.

Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга район башлыгы урынбасары, шахмат буенча федерация җитәкчесе Алексей Ярухин һәм Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге рәисе Дилүзи Азизова грамоталары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды.

Шулай ук турнирның баш хөкемдары Ханбик Камалов һәм аның ярдәмчесе Нурислам Алиуллин, турнирның актив катнашучысы Альфред Яхиев истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International