Татарстан тхэквондо мәктәбе укучысы, Татарстан Республикасы «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте спортчысы Элина Камалова 15-17 яшьлек яшүсмерләр арасында тхэквондо буенча ВТФ Россия беренчелегендә җиңүче булды. Ярышлар Рязань шәһәрендә тәмамланды.
44 килограммга кадәр авырлык категориясендә Элина Камалова, илебезнең 60 төбәгеннән көндәшләрен узып, иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Турнирда барлыгы 800 дән артык спортчы катнашты.
Турнир сайлап алу булды, һәм спортчы 14 апрельдән 17 апрельгә кадәр Ташкентта узачак юниорлар буенча дөнья беренчелегендә һәм Дакардагы Яшүсмерләр Олимпия уеннарында катнашу хокукын яулады.