Татарстан Республикасы җыелма командасы Россия укучыларының тимераякта фигуралы шуу буенча XIII кышкы спартакиадасының икенче этабында Идел буе һәм Урал федераль округлары төбәкләре арасында команда зачетында беренче урынны алды. Ярышлар 9-12 февраль көннәрендә Йошкар-Олада узды.
Уңышлы чыгыш Татарстан фигурачыларына Спартакиада финалына юллама алырга мөмкинлек бирде.
Шәхси ярышларда республиканың фигуралы шуу мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. Үз дисциплинасында беренче урынны Марта Агафонова яулады. Көмеш медальгә Мәликә Фатыйкова лаек булды. Захар заболотских пьедесталның өченче баскычына күтәрелде.