"Без хәтерлибез!: Бариев Радик Абрар улы. 1нче өлеш

2013 елның 9 декабре, дүшәмбе

1961 елда Украинаның Житомир өлкәсе I Белокоровичи шәһәрендә кадровый офицер гаиләсендә туа. Хәрби сейсмолог Әбрар Бариев әле күптән түгел генә СССР дип аталган зур ил буйлап йөргәндә, булачак геройның балачагы әтисенең туган ягы - Мари Иле Республикасындагы Ир-нурда уза. Радик һәрвакыт «бик яхшы» билгеләренә генә укыды, аны гел үрнәк итеп куя идек, дип искә алалар хәзер мәктәптә. Мәктәпне ул уртача 4,9 балл белән тәмамлый, аттестатына бердәнбер «дүртле»не тарихтан куялар. Аның алдында «кем булырга?» дигән сорау беркайчан да тормый, егет очучы булачагын әллә кайчан хәл итеп куйган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International