Бөтенроссия чаңгы ярышында ике меңнән артык әлмәтле катнашты

2026 елның 17 феврале, сишәмбе

Узган ялларда Әлмәттә 44 нче ачык Бөтенроссия чаңгы ярышы узды. Массакүләм стартта ике меңнән артык спортчы катнашты, шул исәптән балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм башлангыч сыйныф укучылары, алар белем бирү учреждениеләре территорияләрендә йөгерү үткәрделәр.

Чара «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә, ул халыкны системалы рәвештә физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Ярышларны ачу тантанасы Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова, Әлмәт чаңгы спорты федерациясе башкарма директоры Ринат Шәйхатаров һәм «Татнефть» компаниясенең спорт буенча кураторы Дамир Гарайшин катнашында узды.

Ярыш программасы дүрт категорияне үз эченә алган иде. «Хезмәткә һәм оборонага әзер» йөгерешендә катнашучылар ГТО комплексы нормативларын үтәделәр. "Өченче яшь» категориясе өлкән буын спортчыларын берләштерде. «Иң көчлеләр» ярышында иң әзерлекле атлетлар көч сынашты. Чара массакүләм старт белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International