Яр Чаллыда Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган милли көрәш буенча республика турниры тәмамланды. Быел «Ватаным Татарстан» газетасы оештырган ярышлар берьюлы өч мөһим вакыйгага багышланды: Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу, Чаллы шәһәренең 400 еллыгы һәм «КамАЗ»заводында беренче йөк автомобиле чыгарылуга 50 ел тулу.
Турнирда бөтен Татарстаннан 44 командадан 400 дән артык спортчы катнашты. Лаеш районы җыелма командасы, гомумкоманда буенча беренче урынны алып, искиткеч нәтиҗә күрсәтте. Икенче урында-Яр Чаллы көрәшчеләре, өчлекне Казан шәһәре спортчылары йомгаклады.