15 мартта Идел буе спорт һәм туризм университетында Ачык ишекләр көне узачак

2026 елның 18 феврале, чәршәмбе

Югары уку йорты булачак спорт, физик культура, адаптив физик культура, мәгълүмати технологияләр, сервис һәм туризм белгечләрен әзерли. Белемне төрле дәрәҗәдә: Урта һөнәри белем бүлегендә, бакалавриатта, магистратурада һәм аспирантурада алырга мөмкин.

Традиция буенча хезмәткәрләр һәм студент-волонтерлар кунаклар өчен экскурсия үткәрәчәк һәм Идел буе университеты инфраструктурасы белән таныштырачак: төп бина – дүрт меңнән артык кеше белем ала торган уку-лаборатория корпусы һәм Универсиада авылындагы тулай торак. Моннан тыш, абитуриентлар активистларның якты тормышы – студентлар берләшмәләре белән танышачак, анда һәркем күңеленә ятышлы шөгыль таба алачак: спорт, медиа, иҗат, туризм һәм башкалар.

Ачык ишекләр көненең рәсми өлешендә ректор Рафис Борһанов һәм университет хезмәткәрләре югары уку йортын һәм аның спорт объектларын тәкъдир итәчәкләр, шулай ук керүнең барлык кагыйдәләре турында сөйләячәкләр.

Шуннан соң абитуриентлар уку программалары һәм булачак белгечлекнең карьера перспективалары турында күбрәк белү өчен институт, колледж һәм кафедралар җитәкчеләре белән шәхсән аралаша алачак. Шулай ук аларның кабул итү комиссиясе вәкилләренә барлык кызыксындырган сорауларны бирү һәм 2026/2027 уку елына кабул итү кагыйдәләре турында белү мөмкинлеге булачак.

Идел буе университеты булачак абитуриентларны һәм аларның ата-аналарын укыту-лаборатория корпусында 15 март көнне Казан, Универсиада Авылы, 35 адресы буенча көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International