Әлмәтнең Экстрим-паркында кар машиналарында һәм сноубайкаларда кросс буенча Россия Кубогы узачак. Шәһәр 2001 елдан бирле кар спорты буенча абруйлы ярышларны кабул итә һәм илнең техник спорт үзәкләренең берсе статусын кабат раслый. Кышкы ярышлар 22 февральдә 10:00 сәгатьтә, тантаналы ачылыш 11:00 сәгатьтә булачак.
Ярышларда Россиянең төрле төбәкләрендәге спорт-техник клубларның иң көчле узышчылары катнашачак. Җиңүчеләр берничә яшь төркемендә һәм сыйнфый категорияләрдә билгеләнәчәк.
Мондый дәрәҗәдәге ярышларны уздыру «Россия спорты» дәүләт программасының актив яшәү рәвешен популярлаштыруга һәм спортның техник төрләрен үстерүгә юнәлдерелгән максатларын тормышка ашыруга ярдәм итә.
Оештыручылар тамашачылар өчен конкурслар һәм бүләкләр уйнатулар әзерләделәр.