Алия Исрафилова чаңгы ярышлары буенча Россия беренчелегендә көмеш медаль яулады

2026 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

Архангельск өлкәсендә 19-20 яшьлек яшүсмерләр арасында чаңгы ярышлары буенча Россия беренчелеге башланды. Ярышларның беренче көнендә классик стильдә спринтта Татарстан Республикасы вәкиле Алия Исрафилова көмеш медаль яулады.

Ярышлар Кононовская авылында уза. Спринтер узышы нәтиҗәләре буенча классик стиль белән Чиләбе өлкәсеннән Алена Плечева җиңү яулады. Икенче урынны Алия Исрафилова (Татарстан Республикасы) алды. Призерлар өчлеген Мәскәү өлкәсеннән Маргарита Антонова йомгаклады.

Россия беренчелеге берничә көн дәвам итәчәк, Татарстан спортчылары башка дистанцияләрдә старт алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International