Казанда айкидо буенча «Казан Зиланты» Бөтенроссия ярышлары узачак

2026 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

14 мартта Казанның «Ак Барс» Көрәш Сараенда айкидо буенча ел саен үткәрелә торган «Казан Зиланты»Бөтенроссия ярышлары була. Турнир 2026 елгы Россия яшьләренең VII җәйге Спартакиадасына беренче сайлап алу этабы булачак.

Ярышларда Россиянең 20 төбәгеннән, шул исәптән Белгород, Оренбург, Тула, Владимир, Саратов, Самара, Ульяновск өлкәләреннән, Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград, Камчатка, Марий Эл Республикасы һәм Татарстан Республикасыннан 500 гә якын спортчы катнашачак. Татарстаннан Казан, Яшел Үзән, Чистай һәм Бөгелмә командалары чыгыш ясаячак.

Ярышлар 14 мартта 10:00 дән 19:00 гә кадәр «Кихон вадза» (парлы разряд), «Дзюи Вадза» (төркемле разряд) һәм «Комплекс-техника» дисциплиналарында узачак.

Турнирны «Россия Айкидосы Милли советы» гомумроссия физкультура-спорт иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча структур бүлеге оештыра (бүлекчә рәисе – Илмир Галиев).

Расписание сылтама буенча мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International