21-22 февральдә Казанның «КАИ-Олимп» КСК стадионында (Чистай ур., 65) карда регби буенча Россия чемпионаты узачак. Ярышларда илнең төрле төбәкләреннән иң көчле ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары катнашачак. Турнирны ачу тантанасы 21 февральдә 11:15 сәгатьтә була.
Чемпионатны Татарстан Республикасы регби федерациясе, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы һәм Россия регби федерациясе оештыра.
Ир-атлар турнирында тугыз команда көч сынашачак: «Энергия» кр (Казан), Самара өлкәсе җыелма командасы, «Химик» КР (Дзержинск), Пермь крае җыелма командасы, «Белая крепость» (Белгород), «Балтийский Шторм» (Калининград), Татарстан Республикасының яшьләр җыелма командасы, Дагыстан Республикасы җыелма командасы һәм ЦСКА (Мәскәү).
Хатын-кызлар ярышларында алты команда катнашачак: «Зилант» (Казан), «Энергия» (Казан), Пермь крае җыелма командасы, Татарстан Республикасы яшьләр җыелма командасы, Дагыстан Республикасы җыелма командасы һәм Санкт-Петербург җыелма командасы.
Ярышлар төркем системасы буенча узачак. Шимбә көнне, 21 февральдә, ир-атлар командалары арасында беренчел этап матчлары узачак. Якшәмбе, 22 февральдә, бозга хатын-кызлар командалары чыгачак, шулай ук финал ярышлары һәм призлы урыннар өчен матчлар узачак.