Татарстанда «әти, әни, Мин-ГТО гаиләсе»республика онлайн – акциясе старт ала

2026 елның 20 феврале, җомга

2026 елның 20 февраленнән 20 мартына кадәр Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган «Әти, әни, Мин-ГТО гаиләсе» республика онлайн – акциясе узачак. Оештыручы булып Татарстан Республикасының «ГТО» төбәк иҗтимагый оешмасы тора.

Акция Ватанны саклаучыларның батырлыгы һәм тыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте турындагы истәлекне саклауга юнәлдерелгән видеороликлар конкурсы форматында уздырыла. Катнашучыларга үзләренең туганнары – хәрби вакыйгаларда катнашучылар һәм тыл хезмәткәрләре турында сөйләргә тәкъдим ителә.

Чара «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла, ул гаиләләрне патриотик тәрбияләүгә һәм физик культура белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итүгә ярдәм итә.

Конкурс ике этапта узачак. Муниципаль этап 20 февральдән 15 мартка кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда районнар 15-20 мартта узачак республика этабында катнашу өчен иң яхшы видеороликлар билгелиләр. Җиңүчеләрне 20 мартта 14:00 сәгатьтә игълан итәчәкләр.

Катнашу өчен видеороликны муниципаль районның «ГТО» ВФСКНЫҢ ВКонтакте социаль челтәрендәге битендә урнаштырырга кирәк (бит ачык булырга тиеш). Видеоның озынлыгы-бер минуттан артык түгел. Роликта икедән артык кеше катнашырга рөхсәт ителми, ГТО символикасы белән элементлар булу мәҗбүри. Эчтәлектә Ватанны саклаучылар һәм гаиләдәге тыл хезмәтчәннәре темасын ачарга кирәк.

Һәр районнан республика этабына иң яхшы бер видеоролик кабул ителә, ул районның исемен күрсәтеп, оештыру комитетына җибәрелә.

Республика этабында катнашучыларның барысы да дипломнар һәм «ГТО»ВФСК сувенир продукциясе алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International