Җиңүгә 34,92 секунд кала: Тимур Карамов Татарстанга «Бердәмлек Кубогы»алтынын китерде

2026 елның 23 феврале, дүшәмбе

19-22 февраль көннәрендә Мәскәүнең «Крылатское» боз сараенда тимераякта шуу буенча «Бердәмлек Кубогы»халыкара ярышлары узды. Турнирда Россиянең 13 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан 60 тан артык спортчы катнашты. Ир-атлар арасында 500 метрга дистанциядә Татарстан Республикасы вәкиле Тимур Карамов җиңү яулады.

Спортчы 34,92 секунд нәтиҗә күрсәтте, «Крылатское»шугалагы рекордыннан нибары берничә йөз секундка артта калды. Икенче урынны Минскидан 35,37 секунд нәтиҗәсе белән Игнат Головатюк алды. Призерлар өчлеген Чиләбе өлкәсеннән Устин Никулин япты (35,53 секунд).

Ярышларда Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү, Владимир, Вологда, Киров, Түбән Новгород, Свердловск, Чиләбе өлкәләре, Красноярск һәм Пермь крайлары, шулай ук Татарстан Республикасы һәм Беларусь Республикасы вәкилләре катнашты. Спортчылар 500, 1000, 3000 һәм 5000 метр дистанцияләрдә, шулай ук масстартта бүләкләр уйнаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International